Рөстәм Миңнеханов Финанс органнары җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә: Бюджет сәясәте һәм бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе – Татарстан өчен бик мөһим

30.06.2017

Бюджет сәясәте һәм бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе – Татарстан Республикасы өчен бик мөһим. Без – донор төбәк һәм берләштерелгән бюджетка үз керемнәребез күләме буенча Идел буе федераль округында – 1 нче урында, Россия буенча 5 нче урында торабыз. 

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Финанс органнары җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәнең темасы: «2018-2020 елларга Россия Федерациясендә бюджет сәясәте һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыруның төп алымнары».

Чара Казан Ратушасында узды, аны Россия Финанс министры Антон Силуанов алып барды.

Финанс органнары җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанны әлеге чара мәйданчыгы итеп сайлап алган өчен рәхмәт белдерде.

Соңгы елларда Татарстан Республикасы территориясеннән 700 млрд. сумнан артык керемнәр җыеп алына, диде Рөстәм Миңнеханов, бу – салым һәм салым булмаган керемнәр, таможня түләүләре, бюджеттан тыш дәүләт фондларына түләүләр.  Барлык килернең 66%тан алып 77%ка кадәре федераль бюджетка күчә.

«Бюджетның керем өлеше – ул икътисад үсешенең чагылышы, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Күп еллар буена республиканың төп өстенлекләре – яңа нәтиҗәле җитештерүләр булдыру һәм төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру. Бу юнәлешләр 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратагиясендә беркетелгән».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә,  бүген Татарстан – планлы рәвештә нәтиҗәле үсеш үрнәге. Ул республика инициативаларын хуплаган өчен Россия Федерациясе Президентына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, шулай ук Россия Финанс министрлыгына рәхмәт белдерде.   

«Үткән ел без «Алабуга» махсус икътисадый зонасының уңышлы эшләвенә 10 ел тулуны билгеләп үттек, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген ул Россиядә сәнәгать-җитештерү тибындагы эре махсус зона, ил буенча барлык махсус зоналар табышының 62%ы аңа туры килә. Аның территориясендә бүген 55 резидент теркәлгән, анда 22 завод эшчәнлек алып бара, тагын 4 җитештерү быел эшләтеп җибәреләчәк. «Алабуга» МИЗ килере 2016 елда якынча 60 млрд. сум булды».

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гамәлгә ашырылучы аеруча уңышлы инвестицион проектлар турында сөйләде

Ул, Финанс органнары җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсе конструктив фикер алышу һәм тәкъдимнәр кертү, уңышлы карарлар кабул итү урыны булыр, дип ышаныч белдерде. 

Киңәшмә кысаларында 2018-2020 елларга төбәк бюджетларының баланслылыгын тәэмин итү һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне үстерү бурычларына, федераль казначылык ораннары белән финанс органнары арасындагы хезмәттәшлеккә багышланган нотыклар яңгырады.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.