Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Алексей Песошин һәм Татьяна Москалькова гражданнарның яшәү сыйфатын яхшыртуга караган актуаль темалар турында сөйләштеләр.
Очрашуда Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская катнашты.
Искә төшерәбез, Татьяна Москалькова Казанга эшлекле очрашуга килде. Аның катнашында Идел буе федераль округындагы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең Координацион совет утырышы узачак. Моннан тыш, сәламәтлекне саклау, медицина-социаль экспертиза мәсьәләләре, гражданнарны тернәкләндерүнең техник чаралары һәм шифаханә юлламалары белән тәэмин итү, шулай ук уңайлы әйләнә-тирә мохиткә кеше хокукларын яклау хакында актуаль мәсьәләләр каралачак.