Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитеты әгъзалары белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Чарада РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Михаил Дегтярев, комитет рәисенең беренче урынбасары, Россия һәвәскәр хоккей лигасы идарәсе рәисе, Олимпия чемпионы Вячеслав Фетисов, РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова һәм башкалар катнашты.
Әңгәмә барышында Казанда Конфедерацияләр кубогы - 2017 матчларын уздыру мәсьәләләе турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан бу - куркынычсызлыкны тәэмин итү, логистика һәм башка юнәлешләрдәге сорауларны тәҗрибәдә сынап карау өчен яхшы мөмкинлек. Татарстанның халыкара спорт чараларын уздыруда тәҗрибәсе күп булса да, һәрчак яңага өйрәнергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
РФ Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе Михаил Дегтярев Казандагы Универсиада һәм Конфедерацияләр кубогы тәҗирбәсен куллану кирәклеген ассызыклады. Ул исәкрткәнчә, спортка кертелгән бер сум, дистәләгән сумны сакларга ярдәм итә һәм гражданнарның сәламәтлегенә зур өлеш кертә, диде Михаил Дегтяров.
Ул билгеләгәнчә, Конфедерацияләр кубогы туристларны да җәлеп итте. Спорт чараларының төбәккә күп санда туристларны җәлеп итүе күренеп тора, диде ул.
Комитет әгъзалары Казанның спорт инфраструктурасы үсүен билгеләделәр.
Рөстәм Миңнеханов спорт чараларына әзерләнү кысаларында республикада транспорт, логистика, кунакчыллык тармагы актив рәвештә эшләвенә игътибар итте. Аның сүзләренчә, Казандагы җәйге Универсиадага спорт объектлары гына түгел, ә траснпорт, шул исәптән аэропорт, тимер юл вокзалы, отельләр яңартылды.
Соңгы елларда Свияжск, Болгар кебек туризм үзәкләре төзекләндерелде, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук спорт тармагын үстерү кысаларында Татарстанда киләсе елга һәр район үзәгендә бассейн булачак. Республикада универсаль спорт мәйданчыкларын төзү эше дә баруы турында хәбәр итте ТР Президенты.
"Спорт инфраструктурасын булдыру, балалар тренерларына ярдәм итү һәм гомумән төбәк спорты системасын булдыру - болар барысы да, минем фикеремчә, биредә ил буенча иң яхшылары, һәм бүген әлеге чаралардан икътисадый нәитҗәләр чыгарырга кирәк", - диде Вячеслав Фетисов.