Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш визиты белән килде.
Иң баштан ук ул Ашхабадта Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Алар Россия Федерациясенең динамик рәвештә үсүче төбәге буларак Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында хеәзмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовны 60 яшь тулуы белән котлады, аңа сәламәтлек, куелган планнарга ирешүдә уңашлар, бәхет һәм иминлек теләде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Төрекмәнстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлек Татарстан өчен зур әһәмияткә ия, һәм Төрекмәнстанның икътисадый үсешкә, иминлеккә юнәлтелгән сәясәтен югары бәялиләр һәм хуплыйлар.
Төрекмәнстан Президенты Россия Федерациясе белән дәвамлы һәм күптәнге элемтәләргә, ике халыкның рухи берлегенә нигезләнгән ике яклы уңышлы хезмәттәшлеген билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда билгеләгәнчә, Татарстан Төрекмәнстанны ышанычлы партнеры итеп саный. Хәзерге вакытта әлеге мөнәсәбәтләр нигезендә җитди элемтәләр тәҗрибәсе ята.
Хезмәттәшекне дәвам итүгә уңай юнәлешләр буларак ягулык-энергетика комплексы, сәүдә-икътисадый өлкә, авыл хуҗалыгы һәм туризм аталды. Аеруча Төрекмәнстан продукциясен Казанда китерү мөмкинлеге, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре җитештергән продукцияне Төрекмәнстанга китерү сораулары каралды.
Шулай ук мәдәни-гуманитар өлкә турында да сүз барды.
Ике яклы мөнәсәбәтләр өчен спорт юнәлеше дә мөмкинлекләргә бай булуы ассызыкланды. V Азия уеннарына (ябык биналардагы) әзерләнү турында да сөләшенде.