Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов белән очрашты

29.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар төбәкара дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрне киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Искәртәбез, Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов җитәкчелегендәге Кырым Республикасы Дәүләт Советының рәсми делегациясе Казанга кичә, 2017 елның 28 июнендә, килде.

Парламентара хезмәттәшлек турында (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән) килешү имзалау планлаштырыла.
Моннан тыш, Кырым Республикасы Дәүләт Советы делегациясе визиты программасында – Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында, «ИТ-парк» югары технологияләр технопаркында булу. Кырым  парламентарийлары Татарстанның инвестицион потенциалы белән танышырга, шулай ук электрон рәвештә хезмәт күрсәтүләр, «Глонасс +112» системасын һәм электрон документлар әйләнешен гамәлгә кертү тәҗрибәсен өйрәнергә, бизнес-инкубатор проектларын карарга җыеналар. ТатарстанХалыклары дуслыгы йортында берничә очрашу планлаштырылган. Казан Кремленең һәм Свияжск утрау-шәһәренең тарих-мәдәният объектларын карарга ниятлиләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.