ТРның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин язгы ташуны имин уздыру буенча барлык кирәкле эшләрне оештыруны йөкләде

23.03.2018

Язгы ташуны имин уздыру буенча барлык кирәкле эшләрне оештырырга кирәк – ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ТР муниципаль берәмлек башлыкларына шундый бурыч куйды.

Республиканың баш метеорологы Сергей Захаров, белгечләр фаразлавынча, быел язгы ташу нормада булачак, дип ышандырды. “Әгәр табигать аномаль һава торышы китереп чыгармаса, дип өстәде ул. Елгаларның боздан ачылуы да уртача күпьеллык билгеләр чигендә көтелә”.

Язгы ташуны күзәтү өчен ведомство ГИС-ресурслары “Каскад” һәм “Космоплан”, шулай ук “РусГидро”-Каскад ГТС кулланыла. Шулай ук самолет тибындагы очучысыз SuperCam S350 очу аппаратын файдалану да планлаштырыла. Сулыкларда мониторинг 2 стационар гидропостлар һәм 98 вакытлы постлар тарафыннан башкарылачак.

“Күзәтүләр тәүлеккә 2 тапкыр (8.00 һәм 16.00), су кинәт күтәрелгәндә 4 тапкыр уздырылачак”, - дип белдерде ТР Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.

Язгы ташуга каршы чаралар уздыруга, гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен көчләр һәм чаралар төркеме оештырылган, аның составында 15582 кеше, 1454 берәмлек автомобиль техникасы, 902 берәмлек махсус техника, 495 инженер техникасы, 18 һава суднолары, 195 йөзү чаралары бар.

“Моннан тыш, автомобиль юлларының куркыныч участокларын тикшерергә, суүткәргеч торбаларны чистартырга, гидротехник корылмаларның торышын тикшерергә, “Татмелиорация” белгечләре белән бергә сусаклагычлардан һәм буалардан артык суларны агызуны оештырырга кирәк”, - диде Николай Суржко.

“Барлык бурычлар да дөрес куелган. Барлык муниципаль берәмлек җитәкчеләренә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының барлык тәкъдимнәрен үтәүне кабул итәргә”, - дип йомгаклады Рөстәм Нигъмәтуллин.

 


ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.