Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариягә эш сәфәрендә Женева кантонының дәүләт советы президенты Франсуа Лоншам белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаштылар.
Швейцариянең алдынгы төбәге Женева кантонының икътисады хезмәт күрсәтү өлкәсе, финанс сектор, сәнәгать тармагы, мәгълүмат технологияләре һәм башка өлкәләргә нигезләнә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Франсуа Лоншам Россия-Швейцария мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы белән Женева кантоны арасында хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр.