Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе губернаторына, Кемерово шәһәре үзәгендәге фаҗига сәбәпле, кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
"Кичә Кемероводагы сәүдә үзәгендә булган коточкыч фаҗига турындагы хәбәр бөтенебезне тетрәндерде. Ничә кеше, балалар үлеме бер генә татарстанлыны да битараф калдырмады, - диелә кайгы уртаклашу текстында. - Кемерево халкы, бөтен ил белән без гомерләре вакытсыз өзелгән кешеләрне, тормышлары әле башланып кына килгәндә якты дөнья белән хушлашкан сабыйлар һәм мәктәп укучыларын, әлеге янгында үз җанының бер өлешен – иң кадерле һәм сөеклеләрен югалткан кешеләрне уйлап кайгырабыз.
Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам, зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк терелүен теләп калам.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".