Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы отпускта

26.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы отпускта. 

Отпуск 2018 елның 26 мартыннан 1 апреленә кадәр булачак.

Татарстан Республикасы  Конституциясенең 98 статьясы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфалары бу чорга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.