Рөстәм Миңнеханов Иннополисны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

06.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры  Николай Никифоров та катнашты. 

Киңәшмә барышында фән шәһәрен киләчәктә дә комплекслы үстерү, аерым алганда, кайбер социаль инфраструктура объектларын төзү, торак секторын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук «Иннополис» МИЗның яңа резидентларын җәлеп итү проблемалары да каралды.  

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.