Рөстәм Миңнеханов Татарстан хәрби комиссариатына 100 ел тулуга багышланган чарада катнашты

06.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатлар булдыруның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнашты. Рөстәм Миңнеханов һәм ТР хәрби комиссары Сергей Погодин Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты бинасын карады, оешма йөз еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты. 

Тантаналы чарадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәрби комиссариат республикада оештырылган беренче дәүләт оешмаларының берсе булды. Кызыл Армия оешканнан соң, бу яңа армия һәм флот булдыруның ныклы системасы ныгу өчен гаять әһәмиятле акт булды, диде ТР Президенты. 

""Хәрби комиссариатлар оешму һәм үсү вакыты бик катлаулы тарихи чорга туры килде. Илнең оборонага сәләтлеген ныгытуда аларның роле үсә барды. Бөек Ватан сугышының авыр чорында республика хәрби комиссариаты коллективы Бөек Җиңүгә җитди өлешен кертте һәм фашизмга каршы көчләрне берләштерүдә гаять зур роль уйнады", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, сугыш тәмамлангач, комиссариатлар демобилизацияләнгән хәрбиләрне теркәү эшен башкардылар, хезмәт һәм көнкүреш тормышны оештыруда, торак белән тәэмин итүдә ярдәм иттеләр. Афганистанда интернациональ хәрби бурычларын үтәгән гаскәрләрне туплауда, Төньяк Кавказда конституцион строй оештыруда катнашкан гаскәрләрне туплауда да бик зур эш башкарылган.

"Хәзерге вакытта сез үз бурычыгызны намуслы башкарасыз, бу - яшьләрдә ватанпәрвәрлек тәрбияләү, Россия армиясендә хәрби хезмәтне популярлаштыру. Хәрби комиссариатларның максатчан эше ярдәмендә яшьләрдә илне саклау теләге, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә лаеклы хезмәт итү теләге формалаша", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты ассызыклаганча, республика алты ел рәттән гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерләү һәм армиягә чакыру эшен иңяхшы оештыру өчен РФ оборона министры вымпелына лаек була. "Бу - республиканың хәрби коммисариатлары, башкарма хакимият җирле идарә органнары һәм иҗтимагый оешмаларның системалы һәм бедәм эше нәтиҗәсе", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Хәрби көчләр ветераннарына Татарстан Президенты аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. 

"Ышанам, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының составы алга таба да, хезмәттә бик яхшы күрсәткечләргә ирешеп, Россия Федерациясенең оборонага сәләтлегенә үз өлешен кертеп барачак", - дип йомгаклады чыгышын ТР Президенты. 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды. Сергей Погодин ТР Президенты Рәхмәтенә лаек булды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев