Бүген Казан федераль университетының Инженер институтында югары уку йортының Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Николай Никифоров һәм Рөстәм Миңнеханов КФУның робототехника һәм аддитив технологияләр өлкәсендәге фәнни-тикшеренү күргәзмәсен карап чыктылар.
Утырышны ачып, Николай Никифоров билгеләп үткәнчә, КФУның Күзәтүчеләр советы җитәрлек дәрәҗәдә актив эшли, күп кенә мәсьәләләр читтән торып карала һәм хәл ителә.
«Бүген без сокланырлык күргәзмә карадык, цифрлы икътисад программасы кысаларында иң алдынгы юнәлешләр буенча тикшеренүләрнең, эшләнмәләрнең реаль нәтиҗәләре», - диде министр.
Татарстан Президенты үз чиратында билгеләп үткәнчә, бүген университетта җитди үзгәрешләр бара. «Казан федераль университетындагы яңа компетенцияләр конкуренциягә сәләтле һәм республикабызда да, гомумән, ил буенча да аларга итыяҗ зур. Безне монда алып барылучы эшләнмәләр сокландырды. Иң мөһиме, студентлар цифрлы икътисадның барлык процессларына да җәлеп ителәчәк. Без коллегаларыбызга мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәчәкбез», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырышның көн тәртибенең берсе КФУның һәм Русфондның «Казан (Идел буе) сөяк җелегенең потенциаль донорлары регистры» уртак автономияле коммерциячел булмаган оешмасын ачу мәсьәләсе булды.
Шулай ук КФУның Күзәтүчеләр советы әгъзалары кече инновацион предприятиеләр булдыру турында фикер алыштылар, 2017 елда университетның финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләрен карадылар һәм 2018 – 2020 елларга план күрсәткечләрен билгеләделәр.