Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатлар оешуга йөз ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.
Чара Россия Армиясенең Үзәк академия театрында узды. Сәхнәдә башта каһарманлык турында театраль пролог күрсәттеләр (Петроград, 1918 ел апреле).
Аннан сәхнәгә Россия Федерациясе флагы һәм РФ Кораллы Көчләре флагын чыгардылар.
РФ Кораллы Көчләре Генераль Штабы начальнигы, армия генералы Валерий Герасимов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, йөз ел элек яшь совет республикасының катлаулы чорында Кызыл Армияне оештыру өчен кычка вакытта җирле хәрби идарә ораганнарын булдыруны һәм армия частьләрен туплауны таләп итте.
"Соңрак 1918 елның 8 арпелендә өлкә, уезд, губерния һәм округ хәрби эшләр буенча комиссариатлар булдыру турында карар кабул ителде", - диде Валерий Герасимов. Аның сүзләренчә, бүген военкоматлар гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, кеше һәм транспорт ресурсларын җәлеп итү өчен җавап бирә.
Шуннан концерт башланды, Александров ансамбле, Пятницкий хоры, Алла Духова балеты ёщм башкалар чыгыш ясады.