Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вишакхапатнам шәһәренә эш сәфәре кысаларында Андхра-Прадеш штаты (Һиндстан) хөкүмәте вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда Андхра-Прадеш штаты кеше ресурслары һәм мәгариф министры Ганта Сириниваса Рао һәм Андхра-Прадеш штаты Икътисадый үсеш советының башкарма директоры Кришна Кишора катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы турында сөйләде, социаль-икътисадый үсеше, икътитсадының төп тармаклары - нефть җитештерү, нефть химиясе, машина төзү, ИТ һәм башкалар.
ТР Президенты билгеләгәнчә, Татарстанга Андхра-Прадеш штаты белән фармацевтика, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү кызыклы.
Яклар әңгәмә барышында багланышлар өчен башка юнәлешләрне дә билгеләде.