Татарстанда 2019 елда Хоккей йолдызлары атнасын оештыру һәм уздыру буенча ниятләр турында Килешү имзаланды

14.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Континенталь хоккей лигасы президенты Дмитрий Чернышенко Татарстанда 2019 елда Хоккей йолдызлары атнасын оештыру һәм уздыру буенча ниятләр турында Килешү имзаладылар. 

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Килешү текстында яклар арасында бүленгән кагыйдәләр һәм бурычлар бар. 

Дмитрий Чернышенко Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасының хоккей тамашасын уздыру хокукын раслаучы сертификат тапшырды. 

Әлеге чаралар тагын Омск, Магнитогорск һәм Хельсинкида узачак. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина