Татарстан Президенты Һиндстанда «Махиндра» машина төзелеше компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

17.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Махиндра» машина төзелеше компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Хәйдәрабад шәһәрендә (Һиндстан) узды.

«Махиндра» – Һиндстан эре конгломератларының берсе. Компания тармакның төрле өлкәләрендә эшчәнлек алып бара: автомобильләр төзелеше, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар җитештерү, финанс хезмәт күрсәтүләре, энергетика һәм башкалар. 

«Махиндра» компаниясенең авыл хуҗалыгы бүлекчәсе авыл хуҗалыгы техникасын сату күләмнәре буенча алдынгы урынннарда бара. Беренче  трактор заводы 1963 елда эшли башлаган. Бүгенгә компания бөтен дөнья буйлап 4 млн. трактор һәм 50 мең комбайн реализацияләнгән. 

«Махиндра» 2017 елда гына да конвейердан 300 мең трактор чыгарган.

Яклар хезмәттәшлекнең төрле вариантлары буенча, аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.