Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы белән очрашты

17.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәйдәрабад (Һиндстан) шәһәренә эш сәфәре  кысаларында Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары губернаторы Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан әфәнде белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Ченнаида (Һиндстан) Россия Федерациясе Генераль консулы Сергей Котов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм «АК БАРС» Банкы» ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев та катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Андхра-Прадеш һәм Телангана штатларына Татарстан делегациясенең эш сәфәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан вәкилләре «Фарма-Сити» индустриаль паркы мисалында фармацевтика кластерын үстерү тәҗрибәсе белән таныштылар, T-Hub бизнес-инкубаторында һәм Microsoft тикшеренү үзәгендә булдылар. 

«Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары динамик рәвештә үсә, хезмәттәшлек өчен үзенә җәлеп итеп тора. Безнең өчен фармацевтика һәм югары технологияләрне үстерү өлкәсендә эш тәҗрибәгез кызыклы», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Татарстанны социаль-икътисадый үстерү, төбәк икътисадының әйдәүче тармаклары турында сөйләде. «Кичә без Татарстанның һәм Андхра-Прадеш штаты эшлекле даирәләре вәкилләре белән бизнес-форум уздырдык. Без Һиндстан партнерларыбызның республикабыз белән хезмәттәшлек итәргә теләүләрен күрдек һәм актив хезмәттәшлеккә әзербез», - диде ТР Президенты. 

Губернатор үз чиратында Татарстан Республикасы Президентына Вишакхапатнам һәм Хәйдәрабад шәһәрләренә килүләре өчен рәхмәт белдерде, Россия белән Һиндстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрнең нигезе нык, дип белдерде.

Эккаду Сринивасан Лакшми Нарасимхан ассызыклаганча, Андхра-Прадеш һәм Телангана штатлары Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели. Губернатор хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгын үстерү һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү, сәламәтлек саклау һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек аеруча игътибарга лаек.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.