Рөстәм Миңнеханов Һиндстанда «Телангана – Татарстан» бизнес-форумында катнашты

17.04.2018

Татарстан Республикасы белән Телангана штаты (Һиндстан) арасында хезмәттәшлек үсеше турында бүген «Телангана – Татарстан» бизнес-форумында катнашучылар сөйләште. Чара ТР Президенты җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Хайдарабад шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды. 

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Һиндстан бизнесы вәкилләренә республикага карата игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде. "Визитыбыз барышында яклар багланышлар өчен юнәлешләрне билгеләрләр һәм уртак проектлар турында сөйләшерләр дип ышанабыз", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия һәм Һиндстан җитәкчелеге төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтүгә  һәм төбәкара багланышларны үстерүгә көч куялар. 

Аның сүзләренчә, Һиндстанда Казан вертолетлар заводында җитештерелгән вертолетлар билгеле. Шулай ук Татарстан авыр йөк автомобильләрен, суднолар, нефть продуктларын, шиналар һәм башка продукцияне тәкъдим итә. 

Телангана хөкүмәтенең Баш секретаре Джайеш Ранджан чыгышында билгеләгәнчә, Телангана хакимияте ИТ өлкәне үстерүгә аеруча игътибар итәләр. Бүген Хайдарабад - Һиндстанда ИТ индустрия өлкәсендә иң алдынгы шәһәр. Биредә шул өлкәдә эшләүче бик компанияләр һәм транснациональ корпорацияләрнең офислары һәм производстволары бар. Штатта шул ИТ өлкәдәге 70 махсус икътисадый зона бар. 

Форумда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан вертолетлар заводы вәкилләре чыгыш ясады. 

Ахырда Хайдарабад Мәгълүмат технологияләре институты белән Иннополис Университеты арасында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды. Документта уртак тикшеренүләр, студентлар һәм укытучылар белән алышу турында сүз бара. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.