Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы ачылышында катнашты

19.04.2018

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумын ачу тантанасында катнашты.

Чара «Корстон»да уза (Казан).

Форум венчур базарының иң эре вакыйгаларыннан санала. Ул Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды (ТР ИВФ) һәм Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия венчур компаниясе (РВК), Инновацияләргә ярдәм фонды, Сколково катнашында уздырыла. 

Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу чара Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен тырышлыгы белән башланып китте.

«Мин барлык катнашучыларны – безнең чит ил партнерларыбызны, Россия төбәкләре вәкилләрен сәламлим, бу форум инновацияләр өлкәсендә аралашу һәм тәҗрибә алмашу өчен яхшы мәйданчык булачак. Бу безнең төбәк өчен дә һәм тулаем ил өчен дә бик мөһим. Рәхим итегез!», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко билгеләп үткәнчә, бу күптән түгел барлыкка килгән традицияләр бүген ныгый һәм киңәя бара. 

Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконен компанияләр экспозицияләренә игътибар итәргә тәкъдим итте. «Ел саен форумда катнашучы компанияләр күргәзмәдә тәкъдир ителә, ул елдан-ел профессиональ була бара, бу шатлыкла күренеш. Компанияләрнең югары дәрәҗәсен халыкара судьялар комиссиясе һәм экспертлар да билгеләп үтә. Бүген Ялтада 4 нче халыкара икътисадый форум ачлуга карамастан, сез монда, Татарстанга килгәнсез, рәхмәт сезгә. Димәк, бу мәйданчыкка ихтыяҗ бар һәм аны үстерергә кирәк», - диде Альбина Никконен.

Россия венчур форумында катнашучылар аны ачу тантанасыннан соң күргәзмәне карап чыктылар.   

Төгәлрәк Россия венчур  форумы турында  - http://russianventureforum.ru/show_index/


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.