Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумының пленар утырышында катнашты.
Утырышның төп темасы - "Россиянең венчур базары бүген һәм иртәгә - стратегик преспективалар".
Искәртик, Россия венчур форумы бүген "Корстон" КСКК мәйданында ачылды.
Төп доклад белән Россия венчур инвестицияләү ассоциациясе башкарма директоры Альбина Никконен чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты чыгышында билгеләгәнчә, форум кысаларында катнашкан компанияләрнең күпчелек проектлары гамәли характерда. Аның сүзләренчә, аларны чыннан да файдаланып була.
Без зур юл үттек һәм күрзбез - ул дөрес сайланган, диде Рөстәм Миңнеханов венчур базары турында. "Без үзебез генә бу мәсьәләне хәл итә алмас идек. Бу Татарстан периметры гына түгел, гәрчә без үзебезнең карарлар белән урындагы бурычларны гына хәл итәргә тырышабыз", - ди Рөстәм Миңнеханов. Алга барырга кирәк, дип саный ТР Президенты, яңа базарлар эзләргә, ул чакта һәр проект уңышлы була. "Бәлки, уңышсыз проектлар да булыр, һәм бу - нормаль хәл, - ди ул. - Прогресс тиз булмый ул".
Татарстан Президенты ышандырганча: "Без Европа ассоциацияләре белән хезмәттәшлек итәчәкбез, безнең Россия хезмәттәшләребез белән дә. Татарстан үз ягыннан әлеге Россия венчур форумы мәйданчыгына ярдәм итеп торачак".