Рөстәм Миңнеханов: Бюджетның чыгымнар өлешендә катгый финанс дисциплинасы, беренчел социаль йөкләмәләрне үтәү зарур

18.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә 2018 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 елга Татарстан Республикасы финанс, казначы һәм салым органнарының бурычлары турында фикер алыштылар. 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

Видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә барлык мунициципаль районнар һәм шәһәр округлары катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов 2018 елның гыйнвар-февраль айларындагы күрсәткечләрне китерде. Җыелма төбәк продукты (ҖТП) үсеше 1,5% тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы (СҖИ) – 100,4%.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, бюджетта нефть чыгару буенча чикләү факторлары чагыла.  

Беренче кварталга килгәндә исә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ваклап сату товар әйләнеше арткан. Әмма төзелеш күләмнәре үткән елның шушы чорына карата беркадәр кимегән – 1%ка.  

«Татарстан Республикасы территориясеннән 2018 елның 1 кварталында  230,5 млрд. сум керем мобилизацияләнгән. 1 квартал эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының үз керемнәре күләме 57,7 млрд. сум тәшкил иткән. Бу үткән елның шушы чорына карата 485 млн. сумга кимрәк. Минемчә, ситуация кискенләшә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук искәрткәнчә, табышка салым (126 млн. сумга) һәм мөлкәт салымнары буенча түләүләр (432 млн. сумга) кимегән.

«Минемчә, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, салым органнары, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм муниципалитетлар белән берлектә, бюджетка керемнәрне арттыру чаралары комплексын эшләү өчен һәр керем чыганаклары буенча анализ уздырырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга әлеге мәсьәләне контрольгә алырга кушты.

«Керемнәр өлешенең резервлары буенча тагын да активрак эшләргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу шул исәптән салым бурычлары да».

1 апрельгә республикада салымнар буенча бурычлар 8,3 млрд. сум тәшкил иткән.

«Чыгымнар өлешендә катгый финанс дисциплинасын, шулай ук, Россия  Президентының «май» указларында куелган бурычларны исәпкә алып, беренчел һәм социаль йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итәргә кирәк. Бюджет  законнарына үзгәрешләр аерым игътибарга лаек – 1 сентябрьгә кадәр Россия Федерациясе Финанс министрлыгы бюджет кодексының яңартылган редакциясен Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертергә җыена», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«2018 елның 1 кварталында салым органнары эшенең йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында» нотык белән Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.

2018 елның 1 кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2018 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.

Киңәшмә азагында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың резервлары бар. «Табышка салымга һәм товар җитештерүчеләребез белән эшләүгә без аерым игътибар бирергә тиеш», – диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.