Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнашты.
Чараны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде (Горки, Мәскәү өлкәсе).
Утырышның төп темасы - "Халыкара кооперация һәм экспорт" юнәлеше буенча өстәмә чаралар һәм дәүләт программаларын проект идарәсенә күчерү эше турында.
Дмитрий Медведев билгеләгәнчә, 2017 ел әлеге өлкәдә әһәмиятле ел булды. "2013 елдан берничә ел дәвамында кимүдән соң, без беренче кат чимал булмаган энергетика булмаган экспорт үсешен теркәдек. Саннарда бу еллык нәтиҗәләр буенча - 22 %, ягъни 130 млрд. доллардан артык, төгәлрәк - 133,7. Яхшы күрсәткечләргә товар базарларында берничә позиция буенча бәяләр тергезелүе генә түгел, ә без сезнең белән гамәлгә ашыра торган экспортка ярдәм дә тәэсир итте. Җитди үсешнең быел да саклануы мөһим", - диде Дмитрий Медведев. Ул аеруча аграр продукция экспортын югары бәяләде. "Бүген безнең азык-төлек дөньяның 143 иленә сатыла, Мисырдан һәм Кытайдан алып Нидерланд һәм Иранга кадәр. Бодай буенча Россия дөньяда эскпортлаучылар арасында беренче номер булды, чит илләргә 2013 елга караганда 2,5 кат артык сатты", - дип ассызыклады ул.
Шулай ук мәгълүмат технологияләре, туризм, медицина, мәгариф өлкәсендә мөмкинлекләр зур.
Дәүләт программаларына килгәндә, ул искәрткәнчә, 2017 ел мартында президиум утырышында биш дәүләт программасы буенча пилот режимда проект идарәсен куллану турында карар кабул ителде - сәламәтлек саклау, мәгариф, торак һәм коммуналь хуҗалык, транспорт һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә. "Гамәлдә беренче кат документларда биштән дә артмаган бурычлар билгеләү кагыйдәсе гамәлгә ашырылды. Хәзер безнең биш программада 21 бурыч. Моңарчы алар саны 15 кат артык иде", - диде Дмитрий Медведев.
Тулырак мәгълүмат Россия Федерациясе Хөкүмәтенең рәсми сайтында - http://government.ru/news/32436/