Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды

25.04.2018

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырды.

Очрашу Горкида узды (Мәскәү өлкәсе).

Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте башлыгына 2017 ел йомгаклары буенча төбәкнең социаль-икътисадый хәле турында, Татарстан Республикасындагы агымдагы вәзгыть турында кыскача гына сөйләде.  

Ул, аерым алганда, 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының җыелма төбәк  продукты (ҖТП) үсеше турында, башка икътисадый күрсәткечләр турында хәбәр итте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.