Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумы җиңүчеләрен бүләкләде.
IT-технологияләрдән алып театр сәнгатенә кадәр булган төрле өлкәдә үз проектларын булдырган мәктәп укучылары һәм студентлар җиңүчеләр булды.
Проектлар “Татарстан - ришвәтсез мәйдан”, “Архитектура һәм сәнгать мәйданы”, “Игелек мәйданы” һәм башка тематик мәйданчыкларда тәкъдим ителде. Җиңүчеләр цифрлы техника алу өчен сертификатлар белән бүләкләнде.
Татарстан Премьер-министры форумда катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләде.
“Республика халкының 25 процентын яшьләр тәшкил итә, 235 мең студент бар, шунлыктан яшьләр сәясәте өстенлекле булып кала. Теләсә-кайсы дәүләтнең заманча икътисады – ул инновацияләр. Татарстанда аларны тормышка ашыру яшьләр катнашында барсын, дип тырышабыз”, - диде Алексей Песошин.
Республика - Россиядә инвестицияләрне җәлеп иткән һәм әйдәп баручы төбәкләрнең берсе, ул гармонияле һәм балансланган үсешле төбәк булырга омтыла, диде ТР Премьер-министры.
“Безнең карашка, бүгенге көндә Республика яшьләр форумының уртак стратапларны нәтиҗәле алга җибәрүдә бөтен мөмкинлекләре бар. Форум яшьләр даирәсендә күптәннән популяр инде. Без экспозицияләрне, проектларны карадык. Быел 900дән артык проект, форумга 4,5 меңнән артык проект тәкъдим ителгән, 180е уңышлы рәвештә тормышка ашырылып килә. Форум нәтиҗәләренең республиканың алдагы үсешенә төрле өлкәдә ярдәм итәчәгенә ышанам”, - дип йомгаклады Алексей Песошин.
“Безнең Татарстан” форумы Казанда 24-25 апрельдә уза.