Татарстан Республикасында минстрлыклар, ведомстволар һәм оешмаларның көчләре һәм чаралары язгы-җәйге янгын куркынычы булган сезонга әзер. Мондый карар Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясенең узган утырышында чыгарылган иде. Утырыш ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды.
Комиссия эшендә шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Марат Әхмәтов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Төп докладны ТРның Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев ясады.
Ул хәбәр иткәнчә, ведомствоара эшче төркем тарафыннан Татарстан Республикасының һәм республика муниципаль районнарының 2018 елгы язгы-җәйге янгын куркынычы булган чорга әзерлеген тикшерү уздырылган.
Гомумән 2018 елда урман янгыннарын бетерү өчен көчләр һәм чаралар планлаштырылган, аларга 23 мең 836 кеше, 4 мең 854 берәмлек автотехника, 2 вертолет, 5 янгын сүндерү поезды, 20 очучысыз очкычлар, 1 катер керә.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы язгы-җәйге янгын куркынычы булган чорга “Әзер” дип бәяләнә.
Торак пунктларны тикшерү барышында шулай ук 38 янгын куркынычсызлыгын бозу очрагы ачыкланган.
Сергей Сергеев шулай ук хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә 30 апрельдән 30 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турында ТР Министрлар Кабинеты карары проектын килештерү бара. Анда республиканың барлык территориясендә учак кабызу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела диелгән.
Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар күләме гражданнарга 2 меңнән 4 меңгә кадәр, вазифаи затларга 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400 меңгә кадәр тәшкил итә.