Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнашты

24.04.2018

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Чара Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы "Слава" технопаркы мәйданында узды. 

Утырышта катнашучылар 2017 елда Илкүләм технологик инициативаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2018 елга планы, Мәскәү территорисендә инновацион-җитештерү кластерын булдыру, "Автонет" бл картасын гамәлгә ашыру, "Сколково" инновацион үзәге эшчәнлеген тәэмин итү турында сөйләштеләр.

Утырышның тулы стенограммасы белән РФ Хөкүмәтенең рәсми сайтында танышып була - http://government.ru/news/32424/.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина. Россия Федерациясе Хөкүмәте сайты материаллары кулланылды