Рөстәм Миңнеханов "Эйдос" компанияләр төркеменең яңа офисында булды

04.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идея» инновацион технопаркында булды. Анда Рөстәм Миңнехановка технопарк резиденты – «Эйдос» компанияләр төркеме үзенең перспектив эшләнмәләрен: медицина симуляторларын һәм сәнәгать роботларын  күрсәтте.

Компаниягә нигез салучыларның берсе, «Эйдос-медицина» ҖЧҖ генераль директоры Ленар Вәлиев «Эйдос»ның 2009 елда «Идея» технопаркында робот-тренажерлар эшләүдән һәм җитештерүдән оеша башлавы турында сөйләде. Бүгенгә компания проекттан чыккан, ә стартап дүрт уңышлы һәм  заманча оешмалардн торган компанияләр төркеме дәрәҗәсенә җиткән.

Ленар Вәлиев искәрткәнчә, 2017 елда компанияләр әйләнеше 750 млн. сум тәшкил иткән.

Технопарк резиденты эшчәнлегенең төп юнәлеше – медицина симуляторлары эшләү һәм җитештерү. Бөтен дөньяда бары 5 компания генә бу юнәлештә эшли. 2016 елның октябрендә «Эйдос-Медицина» ҖЧҖнә Япониянең Дзюнтэндо университеты рәхмәт белдергән. Университет «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ эшләнмәләрен һәм җайланмаларын куллану нәтиҗәсендә Joint Commission International халыкара аккредитациясен уңышлы узган. 2017 елда инициатив эшкуарлар 20 төрдән артык медицина симуляторлары җитештерүне оештырган, алар Европа, Азия, АКШ, Көньяк Америка һәм БДБ илләренә җибәрелеп тора. Очрашу кысаларында Ленар Вәлиев Якын Көнчыгыш базарларына продуктлары чыкканда ярдәм күрсәтүне үтенде.

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов предприятие коллективы белән сөйләшеп торды һәм аларга уңышлы эшләр теләде.

Ленар Вәлиев журналистларга хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов аеруча сәнәгать роботы проекты белән кызыксынган. 


"Татар-Информ" МА, "Идея" технопаркы матбугат хезмәте материаллары буенча,