Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акуловның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Кайгы уртаклашу телеграммасын Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең хатыны Фәридә ханым Акулова адресына җибәрде.
«Хөрмәтле Фәридә Шәфкать кызы!
Ирегез Тимур Юрьевич Акуловның вакытсыз вафатына бәйле рәвештә тирән кайгыгзны уртаклашам. Бу дөньядан гаять яхшы, күп кырлы, бөтен көчен, куәтен, талантын республикабызга, Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кеше китте. Актив, уңышлы эшчәнлеге елларында Тимур Юрьевич республикада халыкара өлкәдә чын профессионал, белемле кеше, булдыклы җитәкче буларак иксез-чиксез абруй казанды. Ул катлаулы 90 нчы елларда Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлеген тәэмин итү системасын формалаштыруның чишмә башында торды, республиканың Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән хезмәттәшлеген ныгыту өчен күп эшләр башкарды, Татарстанның Ислам дөньясы белән конструктив һәм тыгыз хезмәттәшлеге дә – күп очракта Тимур Юрьевич казанышы, аның канат астында Тышкы элемтәләр департаментында шәп җитәкчеләр һәм белгечләр буыны үсеп чыкты. Аның вафаты – Сезнең өчен һәм бөтен гаиләгез өчен кире кайтармаслык югалту, республика өчен дә, Тимур Юрьевич белән хезмәттә һәм тормыш юлында очрашу бәхете насый булган һәркем өчен гаять зур югалту. Ул безнең күңелләрдә мәрхәмәтле һәм көчле кеше булып калыр.
Бу ачы хәсрәтегезне Сезнең белән, улларыгыз һәм мәрхүмнең якыннары белән ихластан уртаклашам. Сезгә бу авыр көннәрегездә күркәм сабырлык язсын.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».