Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Яңа технологияләр үзәге» - медицина үзәгендә булды. Бу дөньякүләм дәрәҗәдәге стоматология хезмәте күрсәтә, шул исәптән мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча да.
Үзәк хезмәткәрләре Президентка үзләренең сайтын күрсәтте. Ул клиникадагы конкрет бер белгечкә үзеңә уңайлы вакытта читтән торып язылырга һәм онлайн режимында консультация алырга мөмкинлек бирә.
Аннары республика лидерына дөнья стандартларына туры китереп җиһазландырылган кабинетны күрсәттеләр. Биредә пациентларга мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча хезмәт күрсәтелә. Үзәк узган елның көзеннән бирле эшли һәм түләүсез нигездә 13 меңгә якын кешене кабул итәргә өлгергән инде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда иң заманча җиһазлар урнаштырылган медицина үзәкләренең барлыкка килүенә уңай бәя бирде. Аларның хезмәтләрен республикада яшәүче һәркем файдалана ала.