Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференцэлемтә режимында «Россия-2018» оештыру комитеты» автономияле коммерциячел булмаган оешманың Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Чарада стадионнарның һәм башка инфраструктур объектларның футбол буенча булачак дөнья чемпионатына әзерлеге, шулай ук турнирны транспорт, медицина һәм мәгълүмат ягыннан тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Төгәлрәк kremlin.ru. рәсми сайтында.