Рөстәм Миңнеханов Ирада Әюпованы Татарстан Республикасы мәдәният министры итеп билгеләде

03.05.2018

Татарстан Республикасы мәдәният министры итеп Ирада Әюпова билгеләнде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген бу хакта указ имзалады.

«Әюпова Ирада Хафизҗан кызын, моңарчы биләгән вазифасыннан азат итеп, Татарстан Республикасы мәдәният министры итеп билгеләргә», - диелә указ текстында.

Бүгнеге көнгә кадәр Ирада Әюпова архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.