Бүген «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Рөстәм Миңнехановтан Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итүен сорадылар.
Искәртәбез, «Ел табибы – Ак чәчәкләр» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.
Аерым алганда, «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясендә профессор, «Казан дәүләт медицина университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең онкология, нур диагностикасы һәм нур терапиясе кафедрасы мөдире, Россия Федерациясенең Атказанган табибы Фоат Әхмәтҗанов җиңүче булды. Фоат Әхмәтҗанов Рөстәм Миңнехановның алда торган сайлауларда катнашачагына өмет белдерде.
"Мин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлемен. Ул чыннан да медицинаны бик яхшы аңлый. Ул киләсе срокка сайланыр дип ышанам", - диде Фоат Әхмәтҗанов. Чарада катнашучылар Фоат Әхмәтҗановның тәкъдимен алкышлар белән хупладылар.
Искәртәбез, кичә, 2025 елның 9 июнендә, Рөстәм Миңнехановка шундый тәкъдим белән «Ватанны саклаучылар» фондының Казандагы филиалы социаль координаторы, МХО сугышчысының хатыны һәм күп балалы әни Римма Сыдыкова мөрәҗәгать итте.