Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан алда торган Татарстан Республикасы Рәисе (Башлыгы) сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итүне сорадылар.
Рөстәм Миңнехановка «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы, МХО сугышчысының хатыны, өч бала анасы Римма Сыдыкова шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Ул Рөстәм Миңнехановның социаль хезмәткәрләр, «Ватанны саклаучылар» фонды координаторлары белән очрашуында үз тәкъдимен әйтте.
Чара социаль хезмәткәр көненә багышланды һәм Казанда «Восхождение» тернәкләндерү үзәге базасында узды.
Римма Сыдыкова сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт Татарстан мәнфәгатьләрен яклый. Очрашу барышында ул Татарстан Рәисенә тормыш иптәшеннән, шулай ук аның полкташларыннан сәламнәр тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм һәрвакыт хакимияттә өстенлекле булачак, дип ышандырды. Ул шулай ук Римма Сыдыкованың тормыш иптәшенә һәм аның белән бергә хезмәт итүче барлык сугышчыларга сәламләү сүзләрен җиткерүен үтенде.
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасы Рәисен (башлыгын) сайлаулар 2025 елның 14 сентябрендә узачак.