ТР Хөкүмәте Йортында популяр музыка яшь башкаручыларының «Новая волна» халыкара конкурсына әзерлек һәм аны үткәрү буенча киңәшмә узды

10.06.2025

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Казанда Яшь башкаручыларның «Новая волна» халыкара популяр музыка конкурсына әзерлек һәм аны уздыру темплары турында сөйләделәр.

Киңәшмәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Новая волна» үткәрү мәйданчыгын төзекләндерү, кунакларны кабул итү, башка оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «Новая волна» яшь башкаручылар конкурсына әзерлек турында Казан мэры Илсур Метшин җентекләбрәк сөйләде.

Искәртәбез, Татарстанда 2025 елда Казанда Яшь башкаручыларның «Новая волна» халыкара популяр музыка конкурсына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты төзелгән иде.

Белешмә өчен:

2025 елда популяр музыканы яшь башкаручыларның «Новая волна» халыкара конкурсы Казанда 21-26 август көннәрендә махсус төзелгән «New Wave Hall» мәйданчыгында узачак.

Юрмалада озак еллар (2002-2014), Сочида биш сезон (2015-2019) һәм Сириуста соңгы эпизодлар (2021, 2024) уздырылганнан соң, фестиваль бөтен дөньядан килгән кунакларны Казан җирендә каршы алырга әзерләнә. Тамашачыларны бай программа көтә.

Тулырак - https://newwavekazan.ru/news/4796


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.