Бүген «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең изопрен-мономер заводында елына 160 мең тонна куәте булган изобутилен җитештерүен ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Владимир Бусыгин, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин.
Изобутилен синтетик изопрен һәм бутил каучуклар җитештергәндә төп компонент, ягъни шина сәнәгатендә кулланыла торган изопрен чыгару өчен чимал булып тора. Шулай ук изобутилен «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖдә алюмоорганик кушылмалар алу өчен кулланыла.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, акционерларның еллык җыелышы алдыннан «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖдә яңа җитештерүләр ачу күркәм традициягә әверелде. «Бу яңа җайланма каучуклар җитештерүне арттырырга ярдәм итәчәк. Тулаем бүген «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ – бөтендөнья дәрәҗәсендәге эре комбинат», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Рөстәм Миңнеханов акционерларга, «ТАИФ» ДКна, төзүчеләргә, шулай ук әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Аннары Татарстан Президенты предприятиенең аеруча тырыш хезмәткәрләрен бүләкләде, шулай ук завод кешеләре Татарстан Республикасы Мактаулы исемнәренә лаек булдылар.
Азат Бикмурзин сүзләренчә, изопрен-мономер заводы составында яңа изобутилен җитештерүен эшләтеп җибәрү СКИ-3 каучугын җитештерүне елына 330 мең тоннага арттыру мәсьәләсен хәл итәчәк.
68 яңа эш урыны тәкъдим итүче әлеге җитештерү җайланмалар һәм персонал эшенең иминлеге буенча, шулай ук энергиянең нәтиҗәлелеге һәм экологик якланышы буенча барлык заманча технологик хәл ителешләргә туры килә.