Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кыла.
Эш сәфәренең төп максаты – татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катнашу, бәйрәм бүген «Фирүзә Катунь» туризм-рекреацион типтагы МИЗ территориясендә узачак. Татарстан Республикасыннан бәйрәмдә Зәй муниципаль районы вәкилләре дә катнашачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Алтай крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко һәм Алтай Республикасы Башлыгы – Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников белән дә очрашырга ниятли.