Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында «Фирүзә Катунь» туристик-рекреацион типтагы МИЗда булды. Татарстан Президентын Алтай крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко озата йөрде.
«Фирүзә Катунь» ТРТ МИЗ генераль директоры Виктор Коршинов Рөстәм Миңнехановка туризм комплексын булдыру тарихы һәм аны үстерү буенча киләчәк планнар турында сөйләде.
МИЗ территориясендә бүгенгә 24 туризм объекты эшли: кунакханәләр, тау чаңгысы комплексы, ясалма күлләр һәм башкалар. Моннан тыш, янәшәдә «Себер монетасы» уен зонасы урнашкан, анда беренче казино эшли.
Турзонада бөтен инфраструктура җайга салынган: чистарту корылмалары, каты өслекле юллар, яктырту җайланмалары, туктап тору урыннары, газ-, электр-, җылылык- һәм су белән тәэмин итү.