Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залында булды. Татарстан Республикасы Президентына Татарстанның дини архитектурасына багышланган «Отражение веры» китабын тәкъдир иттеләр.
Китапны «CM-Exceptions» француз нәшрияты чыгарган. Нәшрият башлыгы Катрин Кормери ханым аңлатмалар биреп барды. «Отражение веры» Татарстанның дини архитектурасына багышланган дүрт бүлектән тора. Китапка Казанның, Изге Болгар шәһәренең, Свияжск утрау-шәһәренең һәм Раифаның 20 дини корылмасы кергән.
Рөстәм Миңнеханов китапны уңай бәяләде һәм авторларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан оештырылган «Җиңүдә күпме матурлык!» күргәзмәсен шуннан соңгы залда карап чыкты. Экспозициядә Татарстан Республикасы Президенты фондыннан һәм Татарстан Республикасының Ш.Х.Галиев ис. Спорт музееннан предметлар куелган иде.
Тагын Рөстәм Миңнеханов «Манеж»да үз картиналарын куйган, чыгышы белән татар булган француз рәссамы Ринат Анимаев белән очрашты.