Моношәһәрләрне үстерү фонды 2018 елның 21 июнендә Чаллыда “Моношәһәрләрне үстерү академиясе” семинар-конференциясен уздырачак. Бу чарада Идел буе федераль округына кергән 13 төбәкнең 79 күп профильле муниципаль берәмлекләреннән 200 дән артык вәкиле катнашачак дип көтелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева хәбәр итте.
“Моношәһәрләр Россия үсешенең өстенлекле юәлеше булып тора. Алар -319. Ике зур моношәһәр Идел буе федераль округында урнашкан - Чаллы һәм Тольяттида”, - дип билгеләде Наталья Таркаева.
Ул шулай ук билгеләгәнчә, экспертларның докладлары, дискуссияләр, воркшоплар, аерым консультацияләр планлаштырылган. Моннан тыш, яңа проект өчен инвесторлар эзләүгә багышланган махсус эшлекле уен булдырылган.
“Программа буенча шулай ук Яшел Үзән шәһәрендә һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәмендә төзелә торган объектларда булу планлаштырыла, -дип белдерде Наталья Таркаева. - 2016 елдан 110 гектар мәйданлы сәнәгать мәйданчыгын булдыру буенча проект гамәлгә ашырыла, анда яңа предприятиеләр урнашачак. Аларның бер өлеше инде эшли башлаган”.