“Ростех” корпорациясе гендиректоры Сергей Чемезов Татарстанга килде

29.06.2018

Бүген Татарстанга “Ростех” корпорациясе гендиректоры Сергей Чемезов килде. “Бигеш” халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Аэропорттан Сергей Чемезов Чаллыга юл тотты. Анда “Ростех” корпорациясе гендиректоры  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә “КАМАЗ” ГАҖ акционерларының гомуми җыелышында катнашачак, анда компаниянең 2017 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалачак.

Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Чемезов шулай ук “Кванториум” балалар технопаркында булачак, “КАМАЗ” футбол мәктәбендә шөгыльләнүчеләр белән очрашачак һәм “КАМАЗ-Мастер” командасының спорт техникасы белән танышачак.

Моннан тыш, автозаводның 50 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру буенча киңәшмәдә катнашу планлаштырыла. Юбилей 2019 елда булачак.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.