Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты Рәисе итеп Иван Гущин билгеләп куелды

28.06.2018

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты Рәисе итеп Иван Гущин билгеләп куелды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иван Гущинны билгеләп кую турында ПУ-463 Указ имзалады.  

«Гущин Иван Николаевичны Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты Рәисе итеп билгеләп куярга», - диелә Татарстан Республикасы Президенты Указы текстында.  

Искәртәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты төзү турында ПУ-462 Указына кул куйды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.