Рөстәм Миңнеханов: «Кванториум» КАМАЗның киләчәк цифрлы үсешенә яхшы нигез була

29.06.2018

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" корпорациясе генераль директоры "Кванториум" балалар технопаркында булдылар.

Кунаклар уку аудиторияләрен, һөнәри бүлмәләрне карады, проектлау һәм программалар ясау методлары белән таныштылар, "Кванториум"да тәрбияләнүчеләр проектларын бәяләделәр. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Чаллыда 2015 елда ачылган "Кванториум" балалар технопаркы Россиядә иң беренчеләрдән булды. Биредә 460 бала белем ала, алар төрле конкурсларда беренче урыннар яулый. 

"Иң мөһиме - без якорь предприятиене дөрес сайладык. Бу - "КАМАЗ". Автопредприятиегә үзенә Чаллыда киләчәк "камазлылар"ны үстерү уңайлы. "Кванториум"да тәрбияләнүчеләр белеме киләчәктә дә аларга кирәк булачак. Әлеге балалар технопаркының КАМАЗның киләчәк цифрлы үсешенә яхшы нигез булуында шик юк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Сергей Чемезов балалар технопаркы потенциалын югары бәяләде һәм "Кванториум"да тәрбияләнүчеләр проектларын "КАМАЗ"да гамәлгә ашырып булуына ышануын белдерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.