Авырлыкларга карамастан, "КАМАЗ" югары күрсәткечләрне саклаый һәм дөньядагы иң эре коммерция автотранспорты җитештерүчеләре арасына керә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ акционерларының гомуми җыелышында белдерде, анда 2017 елда акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге йомгакланды.
Җыелыш эшендә "Ростех" корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнаштылар.
Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов 2019 елда "КАМАЗ" заводына 50 ел тулуны бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру мәсьәләләренә багышанган киңәшмәдә катнаштылар.
Сергей Когогин хәбәр иткәнчә, хисап елында компания 38 мең 192 автомобиль сатты, бу 2016 ел күрсәткеченнән 11 %ка артык. Россиядә сатулар 18 процентка артты һәм 33 мең 154 автомобиль тәшкил итте. Запас частьләр сату 18,7 млрд сумнан артты (2016 елдагыдан +36%).
201 ел нәтиҗәләре буенча табыш - 156 млрд. сум, 2016 елдан 18 процентка артык. Чиста керем 5 кат артты - 3,5 млрд. сумга кадәр. Производствоны үстерүгә һәм яңа модель рәтен гамәлгә кертүгә инвестицияләр 74 процентка артты - 14,3 млрд. сумга кадәр.
2018 елга компания43 меңнән артык "КАМАЗ" автомобилен җитештерергә һәм сатырга планлаштыра, шуларның 37 мең авыр йөк машинасын Россия базарына, 6 меңнән артыгын чит ил базарларына юнәлтү ниятләнә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, 2017 елда Кама автозаводы "Ростех"дәүләт корпорациясе ярдәме белән автомобильләр сату күләмен күпкә арттыра алды. Һәм уңай финанс күрсәткечләрне саклап калды. Бүгенге көнгә республика машина төзелеше продукциясенең чиреге һәм республика экспортка җибәрә торган машина төзелеше продукциясенең өчтән бер өлеше "КАМАЗ" өлешенә туры килә. "КАМАЗ" республика салым түләүчеләре арасында иң эре унлыкка керә.
ТР Президенты билгеләгәнчә, узган ел һәр җиденче автомобиль экспортка китте. "КАМАЗ"ларны иң күп импортлаучысы исемен Казахстан саклап калды. ""КАМАЗ" продукциясен чит ил базарларына этәрү мәсьәләсе республикадагы һәм халыкара чараның көн тәртибендә булды", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларынңа "КАМАЗ" ГАҖ һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Махсус инвестицион контракт имзаладылар. Документ "КАМАЗ"модельләрен арттыру һәм производство куәтләрен яңартуга юнәлдерелгән. Әлеге контракт булган производство куәтләре нигезендә югары технологик производство булдыруны мөмкин итә.
"КАМАЗ" үсеше принципиаль яктан бөтенләй яңа продуктлар чыгаруга бәйле, диде ТР Президенты. Әлеге өлкәдә инде уңышлар бар. Беренче мәртәбә Мәскәүгә 100 электробус җибәрелде. "Техниканың эш циклы дәвамында сыйфатлы хезмәт кхрсәтүне тәэмин итү һәм, яңа перспектив базарда әйдәүче урынны сакалу өчен, бөтен кирәкле инфраструктураны булдыру мөһим. Ышанам, экология өлкәсендә таләпләрне арттыру бу транспортка карата арта гына барачак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген компаниягә дөнья стандартларына туры килүче хезмәткәрләр кирәк. Татарстан Президенты сүзләренчә, завод балаларны профориентацияләүгә актив кушылды, мәктәптән башлап, "Кватнориум" технопаркын ачуда катнашты, WorldSkills хәрәкәте партнеры булып тора. Шулай ук "КАМАЗ" машина төзелешендә ресурс үзәк ачты, ул илдә иң яхшысы.
"КАМАЗ" компаниясен бөтен производство процессларын цифрлы итү эшен тәэмин итәргә кирәк, шуның кысаларында махсус кадрлар өлкәсендә программалар булдырырга һәм корпоратив культураны үзгәртергә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ахырда журналистлар сорауларына җавап бирделән. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, киләсе елда әһәмиятле вакыйга була - "КАМАЗ" заводына 50 ел тула, аның тарихы тулысынча Чаллы белән бәйле. ТР Президенты сүзләренчә, шәһәр үсешенә зур инвестицияләр кертелде: сәламәтлек саклау объектларына, юл челтәренә, мәгариф системасына. "Шәһәр уңайлы, куркынычсыз булырга тиеш, бөтен кирәкле инфраструктурасы да булырга тиеш, кешеләр биредә рәхәтләнеп яшәсен һәм эшләсен. Кама сәнәгать кластеры республика икътисады үсешен тәэмин итә", - дип саный ТР Президенты.