Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләре белән очраштылар һәм узышу автомобильләре күргәзмәсен карадылар. Аларны "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин озата йөрде.
"ИТ-парк" технопаркы алдындагы мәйданда "КАМАЗ" бренды спорт машиналарының 8 буыны үрнәкләре куелган иде. Алар арасында Чаллы командасы беренче кат катнашкан 1988 елда Польшада "Ельч" раллиенда икенче урынны яулаган беренче авыр йөк машинасы да бар. Ул чакта бу гади серияле автомобиль «КАМАЗ-4310» иде. Берничә елдан завод үз спорт авыр йөк машиналарын чыгара башлады.
Кунакларга раллилар өчен беренче "КАМАЗ"ны да күрсәттеләр. Аны битараф булмаган бер эшкуар ярдәме белән саклап калып булды.