Рөстәм Миңнеханов һәм «ОАК» генераль директоры Вадим Бадеха Казан авиазаводын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

11.03.2026

Очрашуда С.П. Горбунов исеендәге Казан авиация заводын - «Туполев» АҖ филиалын Ту-214 самолетларын җитештерүне киңәйтү өчен модернизацияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру барышы турында фикер алыштылар.

Бүген предприятиедә яңа җитештерү куәтләрен төзү һәм файдалануга тапшыру буенча зур эш алып барыла. Киләчәктә Ту-214 җитештерүне елына 20 берәмлеккә җиткерү планлаштырыла. «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ («ОАК» ГАҖ) 2006 елда төзелде.

Корпорация эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып граждан һәм хәрби билгеләнештәге авиация техникасын эшләү, җитештерү, сату, эксплуатацияләүне озата бару, гарантияле һәм сервис хезмәте күрсәтү, модернизацияләү, ремонтлау һәм утильләштерү тора.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.