Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары – Перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты

10.03.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары – Перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук ике якны да кызыксындыра торган инвестицион проектларны гамәлгә ашыру темасына да кагылдылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Иннополис Тех» компанияләр төркеме директоры Николай Никифоров һәм башкалар катнашты.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.