Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "Рамазан чатыры" проекты кысаларында хәйрия ифтарында булды

12.03.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рамазан чатыры» мәдәни-агарту проекты кысаларында Мәскәүдә хәйрия ифтарында катнашты.

Ифтар уздыру урыны гадәттәгечә Поклонная тавындагы Мемориаль мәчет мәйданчыгында булды. "Рамазан чатыры" - ел саен Мәскәүдә 2006 елдан бирле үткәрелә торган мәдәни-хәйрия проекты.

Ифтар Татарстан Республикасының Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан Россия Федерациясе Мөселманнары диния нәзарәте ярдәмендә оештырылган. Быел 18 февральдән 19 мартка кадәр төрле илләр, шулай ук Россия төбәкләре үз программаларын тәкъдим итәчәк. Бу ай дәвамында «Рамазан чатыры» 50 меңнән артык кунак кабул итәр дип көтелә.

Чара кысаларында «Рамазан чатыры» кунакларына сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул кунаклар арасында махсус хәрби операциядә катнашучылар булуына аерым игътибар юнәлтте. МХОдә катнашучыларны алкышлар белән сәламләделәр.

Чара барышында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, шул исәптән ТР Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

РФ Мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламләү сүзендә Казанны ислам дөньясы-2026 мәдәни башкаласы статусы бирелүе белән котлады.

Кунакларга Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы әзерләгән иҗади программа тәкъдим ителде.

Белешмә өчен:

2026 елда «Рамазан чатыры» проекты 19 февральдә ачылды.

"Рамазан чатыры" проектында "Татарстан Республикасы кичәләре" 2010 елдан бирле үткәрелә.

Тулырак мәгълүмат проект сайтында - https://shater-ramadana.ru/category/post-reliz/


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ТНВ Мәскәү филиалы материаллары кулланылды