Татарстан Рәисе ГМС төркеме җитәкчелеге белән очрашты

11.03.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «УК «ГМС төркеме» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары - баш операцион директоры Артем Молчанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

ГМС төркеме - нефть-газ комплексы, энергетика, торак-коммуналь һәм су хуҗалыгы өчен насос, компрессор һәм модульле нефть промыселы җайланмалары җитештерүче, шулай ук объектларны комплекслы төзекләндерү буенча нефть-газ чыгару һәм су хуҗалыгы объектларының проект, төзелеш-монтаж һәм эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренең киң исемлеген башкаручы динамикалы үсүче инжиниринг компаниясе.

Очрашуда машина төзелеше, компрессор һәм насос җайланмалары җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шулай ук «Казанькомпрессормаш» АҖнең (ГМС төркеменә керә) алга таба үсеше турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.