Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Иминлек Советы утырышын уздырды. Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, шәһәр һәм район башлыклары, төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Утырышта балигъ булмаганнарның төркемле җинаятьләрен, мәгариф оешмаларында балалрның бер-берсен кыерсытулары, шулай ук яшүсмерләрне диверсия һәм террорчылык эшчәнлегенә, шул исәптән «колумбайн»га җәлеп итүне кисәтүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, барлык яшүсмерләр дә хокукка каршы үзләре кылгангамәлләрнең авыр нәтиҗәләргә китерүен аңламый.
Моның белән беррәттән Украина неонацистларының Россия гражданнарын, беренче чиратта яшьләрне, диверсия-террорчылык актлары кылуга җәлеп итү активлыгы артты. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәләре - мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында һөҗүмнәр.
Соңгы айларда илдә мәктәпләрдә күп санлы һөҗүм очраклары булды, даими рәвештә реле шкафларына һәм кәрәзле элемтә вышкаларына ут төртелде. Җиденче сыйныф укучысының техник хезмәткәргә һөҗүменә бәйле хәл гыйнварда Түбән Кама лицеенда булды.
"Яшьтәшләренә карата җинаятьләрнең шактый өлеше деструктив контент һәм социаль челтәрләр йогынтысында кылынган. Җинаятьчеләрне геройлаштыру һәм популярлаштыру бара», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше һәм барлык профилактика субъектларының үзара реаль хезмәттәшлеген оештыру - шәһәр һәм район башлыкларының шәхси җаваплылыгы булуына игътибар итте.
Тагын бер проблема - фаҗигаләрне артык яктырту эффекты. Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт-хокук идарәсенә, террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм «Татмедиа» Республика агентлыгы белән берлектә, әлеге мәсьәләне җайга салу буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк.
Утырышта шулай ук мәктәп укучылары арасында деструктив күренешләрне кисәтү буенча профилактик эшне камилләштерүгә, балалар өчен имин белем бирү мохитен тәэмин итү мәсьәләләренә, саклау оешмалары эшенә контрольне көчәйтүгә һәм үткәрү режимын үтәүгә аерым игътибар бирелде. Искәртәбез, элек республикада мәктәпләрне саклауны финанслау 1,5 мәртәбә диярлек арттырылган иде.