Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Казан федераль университетының Югары бизнес мәктәбенең яңа бинасында булдылар. Кунакларны КФУ ректоры Ленар Сафин һәм Идарә, икътисад һәм финанслар институты директоры Алсу Әхмәтшина озата йөрде.
КФУның Югары бизнес мәктәбенә 2000 елда нигез салына. Россия бизнес-мәгариф базарында лидерларның берсе, идарәче кадрларны әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча республика мәйданчыгы булып тора. Мәктәпне 2324 кеше тәмамлады – оешмаларда һәм предприятиеләрдә, шулай ук Россия дәүләт хакимияте органнарында уңышлы эшләүче җитәкчеләр. Бүген биредә Россиядән, Кытайдан, Оман Солтанлыгыннан, Үзбәкстаннан һәм башка илләрдән 480 кеше укый.
Яңа бина Яруллин урамында урнашкан. Объектның административ өлеше, уку зонасы һәм гомуми файдалану урыннары бар. Уку зонасы составына уку аудиторияләре, тренинг үзәкләре, компьютер класслары, китапханә, архив, конференц-зал керә. Дизайн-проект авторы КФУның Дизайн һәм киңлекләр сәнгате институты.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан университетында төпле ремонт эшләре бөтен җирдә республика Хөкүмәте һәм РФ фән һәм югары белем министрлыгы актив ярдәме белән башкарыла. Әйтик, 2023 елда югары уку йорты җитәкчелеге студентлар өчен торак шартларын яхшырту һәм аларга уңайлы белем бирү мохите булдыру максатында тулай торакларга һәм кайбер уку аудиторияләренә капиталь ремонт ясау турында карар кабул итте. 2023 елдан хәзерге вакытка кадәр Гадел Кутуй урамындагы 3 нче, 6 нчы тулай тораклар, Кызыл Позиция урамындагы 4 нче тулай тораклар, Бутлеров һәм Гвардия урамындагы тулай тораклар, шулай ук Универсиада Авылында урнашкан 8,9,15,16,17 нче йортлар яңартылган.
2026 елга 1,2 нче (Кызыл Позиция ур.), 5 нче (Гвардия ур., 32 нче йорт) тулай торакларда, Яр Чаллыдагы Тынычлык проспекты, 17 нче йорттагы тулай торакта капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла.